Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре булачак машина йөртүчеләр белән очрашу машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханнар тапшыру алдыннан булды.
- Транспорт чарасы белән идарә иткәндә юл шартларын исәпкә алырга кирәк, - дип билгеләп үтте ЮХИДИнең теркәү-имтихан бүлеге җитәкчесе Илнар Шәмсетдинов, егетләргә һәм кызларга мөрәҗәгать итеп. - Тизлек режимын, ян интервалны һәм дистанцияне сакларга кирәк. Көннәр җылынуга бәйле рәвештә юл өслеге үзгәрә, шуңа күрә хәрәкәтне көтелмәгән хәл очрагында туктарга яки маневр башкарырга мөмкинлек бирә торган тизлек белән башкарырга кирәк икәнен истә тотарга кирәк.
Бигрәк тә җәяүлеләр кичүе, җәмәгать транспорты тукталышлары һәм юл чатлары алдында игътибарлы булырга кирәк. Юлда куркынычсызлык турыдан-туры аның үз-үзен тотышына бәйле. Юлда куркыныч тудырмагыз, чөнки картага, үз тормышыгыздан тыш, сез әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын куясыз.
Ә без аларга имин юллар телибез!