Инспекциянең ситуацион үзәге икътисадтагы хәлне тикшерә

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча 12 нче районара ИФНС ситуация үзәге көн саен бизнес куркынычлары турында салым түләүчеләрдән кергән мөрәҗәгатьләрне мониторлый.

Кергән мөрәҗәгатьләрнең барысы да анализлана, гомумиләштерелә һәм килеп туган шартларда ярдәм чараларын системалаштыру һәм эшләп чыгару өчен Россия Федераль салым хезмәте федераль үзәгенә җибәрелә.

Барлыкка килгән икътисадый хәвеф-хәтәрләр турындагы мәгълүматны Татарстан Республикасы буенча 12нче районара ИФНСка түбәндәге каналлар буенча җибәрергә мөмкин:

- электрон рәвештә шәхси кабинетлар аша, "ФНСка мөрәҗәгать" сервисы аша Россия Федераль салым хезмәте сайтында, телекоммуникация каналлары буенча, r1600@tax.gov.ru электрон почтасына;

- кәгазь рәвешендә турыдан-туры салым органына яисә почта аша; - телдән  кайнар линия  884342 9-37-41 телефоннары аша.

Инспекция барлыкка килә торган икътисади куркынычлар турында мөрәҗәгатьләр җибәргәндә ИНН, эшчәнлек төре (ОКВЭД), шулай ук бизнес өчен барлыкка килә торган куркынычларны күрсәтергә киңәш итә. Кире элемтә өчен контактлы телефон номерын күрсәтергә тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International