Малайлар һәм кызлар үзләренең уңышларын күрсәттеләр.
Узган шимбәдә Чистай авыл хуҗалыгы техникумының спорт залы мәйданчыгында мини-футбол турниры узды. Анда Чистай, Чистай Выселкасы һәм Каргали авылыннан балалар командалары катнашты. Турнир балаларны спорт ярышларына әзерләү кысаларында узды. Малайлар һәм кызлар үзләренең уңышларын футболда күрсәттеләр. Матчны оештыруда "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын тестлаштыру үзәге җитәкчесе Елисеев Сергей Иванович һәм Г.И.Усманов ис. ЧСХТ физик культура рәисе Җаббаров Эдуард Илдус улы катнашты.