Район кешеләре өчен Семен Соловьевның үлеме беренче ачы югалту булды.
Кече сержант Семен Владимирович Соловьев 1983 елда Чистай районында туган. Ул 12676 нчы гаскәр частендә, Кырым Республикасының Перевальное авылында Яр буе сак бригадасының 126 аерым бригадасында хезмәт иткән. Хәрби хезмәткә беренче контрактны Семен Владимирович 2016 елның маенда, икенчесен 2019 елда 5 елга төзеде. Безнең якташыбыз, махсус хәрби операциядә катнашып, Украина Кораллы көчләре тарафыннан атыш вакытында һәлак булган. Соңгы елларда Семен Соловьев үз гаиләсе белән Алушта шәһәрендә яшәгән, хатыны белән алар өч бала тәрбияләгән.
Ире һәм әтисенең үлеме турында гаиләсенә хәрби-сәяси эш буенча бригада урынбасары майор Р.Ф. Пушков хәбәр итте. Кече сержантның әти-әнисе Галактионово авылында яши. Хәрби комиссар Андрей Пичушкин Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов белән бергә кайгыларын уртаклаштылар.
Семен Владимирович Соловьев күмү Кырым Республикасының Феодосия шәһәрендә узачак.