Чистай бадминтончысы Бөтенроссия турнирында уңышлы чыгыш ясады

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

4 марттан 6 мартка кадәр Уфада Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бадминтон буенча Бөтенроссия турниры узды, дип хәбәр ителә "Ватан" үзәгенең рәсми битендә.

Чистай бадминтончылары ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар. ТР җыелма командасы составында чыгыш ясаган Иван Гущин пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Иван һәм аның тренеры Марсель Гомәр улын җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International