Кичә Чистай «Гимнаст» спорт мәктәбендә «Белая ладья» шахмат буенча Чистай муниципаль районы беренчелеге узды. Ярышларда бер мәктәптә белем алучы балалардан төзелгән командалар катнашты.
Пьедестал түбәсендә 1 нче лицей укучылары булган.
Көмешне 5 нче мәктәп командасы яулады
Лидерлар өчлеген 3 нче гимназия укучысы йомгаклый.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез.