Билгеле булганча, легаль булмаган алкоголь гражданнарның сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч.
Контроль һәм хокук саклау органнары ай саен контроль чаралар уздыруга һәм еш кына әйләнештән легаль булмаган алкоголь алуга карамастан, кешеләр суррогат корбаны була. Контроль чаралар уздыру өчен нигез буларак мәгълүматның мөһим чыганагы булып "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләр тора.
Uslugi.tatarstan.ru Порталында теркәлү өчен "Регистрация" төймәсенә басарга, кәрәзле телефон номерын кертергә, Порталдан файдалану кагыйдәләре белән танышырга һәм галочканы тиешле кырга куеп, "Теркәлергә" төймәсенә басарга кирәк. Пароль СМС буенча күрсәтелгән телефон номерына җибәреләчәк. Шуннан соң логин (телефон номеры) һәм парольне тиешле кырларга кертергә кирәк.
"Халык контроле" порталы кулланучылары дөрес мәгълүмат өчен, аның барышында хокук бозулар мәгълүматларын ачыклый алган, матди бүләкләү алган. 2021 елда 19 гариза кергән, шуларның 8е расланган. Агымдагы елда кергән 4 заявканың раслары юк.
Татарстан Республикасы Дәүләт акогольинспекциясенең Чистай территориаль органы чираттагы тапкыр район халкын гражданлык позициясен актив күрсәтергә һәм “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында алкоголь законнарын бозу турында хәбәр итәргә чакыра.