Чистай бадминтончылары бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Ярышлар Бадминтон үзәгендә узды.

Узган ял көннәрендә Татарстан башкаласында бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. 

Ярышлар ике яшь төркемендә узды: 13 яшькә кадәр (2010 - 2014 еллар), 17 яшькә кадәр (2006 - 2010 еллар), дип хәбәр ителә “Ватан” үзәгенең рәсми битләрендә.

Ярышларда бөтен Татарстаннан 350 дән артык спортчы катнашты.

Чистай "Батыр" яшүсмерләр клубы командасын тәкъдим итте. Тренер Марсель Гомәр улы Галиев җитәкчелегендәге спортчыларыбыз турнир барышында үзләрен уңышлы күрсәтте. Үз яшь төркемнәрендә чистайлылар ТРның иң яхшы уенчыларының сигезенә керделәр.

Безнең бадминтончы 17 яшькә кадәрге яшь төркемендә парлы разрядта көмеш яулады, ә катнаш разрядта 3 урынны яулады.

Спортчыларыбызны һәм тренерыбыз Марсель Гомәр улын ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, спорт үсешен һәм көчле җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International