Чистай шәһәренең «Юлдаш» интернат-йортында пластилинография техникасын кулланып даими рәвештә дәресләр үткәрелә

2022 елның 25 феврале, җомга

24 февральдә Чистай шәһәренең “Юлдаш” интернат-йортының социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова, индивидуаль эш формасы кулланып, пластилинография буенча дәресләр үткәрде.

Пластилинография - декоратив-гамәли иҗатның яссы өслектә пластилин ярдәмендә күләмле сурәт төшерүнең популяр төре булып исәпләнә.

Эшләү техникасы бик гади, пластилин кулланып картиналар ясау. Тиешле төстәге пластилин кисәкләрен рәсемнең бүлеп бирелгән өлешенә пөхтә итеп сылау һәм шулай ук янәшә зонада урнашкан башка төсләр белән яраклаштыру. Кул эшләнмәләрен әзерләү процессында төс, форма, вак моторика, игътибар, образлы фикерләү формалаша. Әлеге терапия белән теләсә кайсы яшьтәге кешеләр шөгыльләнергә мөмкин, бигрәк тә өлкән буын гражданнары өчен аеруча актуаль.

Дәрес вакытында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар ясау техникасын истә тотып, яссы эшләнмәләргә төрле төстәге пластилин сыладылар һәм нәтиҗәдә рәсемнәр барлыкка килде. Белгеч Ирина Баранова билгеләп үткәнчә, пластилин белән эшләү вакытында кайберәүләрнең иҗади потенциалы ачыла. Һәр дәрес катнашучыларга уңай хис-кичерешләр бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International