Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 23 феврале, чәршәмбе

2022 елның 24 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көтелә:

- төнлә урыны белән буран;

- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык.

Аязучан болытлы һава.

Кар, юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр.

Төнлә аерым районнарда буран.

Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-6˚.

Көндез максималь һава температурасы -2..+1˚.

Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International