Ватанны саклаучы көне белән!

2022 елның 23 феврале, чәршәмбе

Хөрмәтле чистайлылар! Кадерле ветераннар!

Тормышыбызда иң кадерле нәрсә – тынычлык һәм тотрыклылык. Шуңа күрә 23 февраль һәрвакыт батырлык һәм Ватанга тугрылык, кыюлык һәм намуслылык билгесе булачак. Бу бәйрәм туган илебезне саклаучыларга карата горурлык һәм хөрмәт белән билгеләп үтелә.

Россиянең күп гасырлык тарихы ата-бабаларыбызның батырлыгы белән сугарылган, шуңа күрә бездә ватанпәрвәрлек традицияләре нык. Безнең туган җиребезгә гомерләре һәм сәламәтлекләре бәрабәренә тынычлык кайтаручылар, ветераннарыбыз алдында баш иябез.

Хәрби эшне һөнәр итеп сайлаучылар, бүгенге көндә Ватаныбыз сагында торучылар белән горурланабыз. Бу батыр һәм курку белмәс кешеләр бәйрәме һәрвакыт тыныч һәм шатлыклы булсын! Сезнең барыгызга да сәламәтлек һәм тынычлык телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International