Чистайда 2021 елда җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясадылар.

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

2021 елның 1 декабрендә хакимиятнең зур залында Чистай муниципаль районында балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссиянең йомгаклау утырышы булды.

Комиссия утырышында Яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Д.М. Хәсәнов доклад белән чыгыш ясады, нәтиҗәләр ясады һәм 2022 елга бурычлар билгеләде.

Комиссия рәисе-Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Р. Хәсәнов Чистай муниципаль районының җәйге сәламәтләндерү кампаниясен уздыруда һөнәри осталыклары, шулай ук җәйге сәламәтләндерү кампаниясен оештыруда спонсорлык ярдәме күрсәткәннәре өчен Чистай муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International