Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 29 ноябрендә кич, төнлә һәм көндез 10-15 м/с тизлектә көньяктан көчле җил көтелә, көчәйгәндә 17-22 м/с, 30 ноябрьдә 02-18 сәгатьләрдә урыны белән 25 метрга кадәр көчле җил.

Шулай ук урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге көчле явым-төшем көтелә, аерым районнарда күреме сизелерлек начарлану белән буран, бозлавык, томан, юлларда көчле бозлавык көтелә.

Болытлы.

Юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, төнлә һәм иртән көчле.

Урыны белән буран, бозлавык, томан.

Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 10-15 м, көчәйгәндә 17-22 метрга кадәр, урыны белән 25 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+1˚.

Көндез максималь һава температурасы +1..+3˚.

Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International