Чистай районында республика программасы буенча халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачтылар

2021 елның 26 ноябре, җомга

Нарат-Елга авылында яңа модульле сәүдә объекты районда «Авыл кибете»программасы буенча төзелгән бишенче объект.

Нарат-Елга авылында яңа, заманча сәүдә объекты барлыкка килде. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктын «Авыл кибете»республика максатчан программасы буенча торгызганнар. Аны ачу тантаналы шартларда район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов, Татпотребсоюз идарәсе башлыгы Илдус Хатыйпов, авыл җирлеге башлыгы Альфред Хәмитов, шулай ук авыл халкы катнашты. Модульле пунктның символик ачкычын Яңа Авыл кибете хезмәткәре Чулпан Гатауллинага тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, Чистай районында бу «Авыл кибете»республика программасы буенча төзелгән халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча бишенче пункт. Узган елның декабрендә шундый ук сәүдә объекты Четырчы авылында ачылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International