Ачык һавада бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге грант ярдәме белән барлыкка килде.
"Урам тренажерлары белән спорт мәйданчыклары" проекты «Татнефть» хәйрия фонды грантына конкурста «сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм»номинациясендә җиңүче булды. Бу спорт белән шөгыльләнү өчен урам тренажерлары сатып алырга һәм аларны шәһәрнең ике микрорайонында урнаштырырга мөмкинлек бирде.
Спорт тренажер залларына йөрү мөмкинлеге булмаган балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр өчен спорт тренажерларында уңайлы вакытта һәм бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге барлыкка килде.
Яңа тренажерлар «Нур» һәм «Әнәс» мәчетләре каршындагы спорт мәйданчыклары янында урнаштырылган, анда мәйданчыкны урнаштыру һәм нәтиҗәле эксплуатацияләү өчен барлык шартлар тудырылган, территория видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган, тәүлекнең караңгы вакытында яктырту бар, бу исә эштән соң өлкән буынга күнегүләр үткәрергә мөмкинлек бирә.
Өлкән буынның бер тренировкасында «Чистай-информ»корреспондентлары да булды.
Мәчет курсларында белем алучы хатын-кызлар төркеме тренажерлар урнаштырганнан бирле дәресләр арасында тәнәфесне файдалы уздыралар.
- Безнең дәресләр октябрь аенда башланды. Спорт мәйданчыгы янында тренажерлар урнаштырылуын күргәч, укучыларга тәнәфес вакытында шөгыльләнергә тәкъдим иттем. Ислам үз сәламәтлегеңә сакчыл караш таләп итә, һәр мөселманның бу бурычы. Өстәвенә, ике сәгать тәнәфестән башка дәресләрдә утыру бик авыр. Шуңа күрә без барыбыз да дәресләребезне төрлеләндерергә, үз сәламәтлегебезгә, физик активлыгыбызга игътибар итәргә булдык. Бу идея барысына да ошады, барысы да рәхәтләнеп шөгыльләнәләр һәм инде ял итеп кайтучылар кабат дәресләргә керешәләр, – дип билгеләп үтте «Нур» мәчете укытучысы Рамилә Хәйбуллина.