Һөнәри бәйрәмегез белән!

2021 елның 21 ноябре, якшәмбе

21 ноябрьдә Салым органнары хезмәткәре көне билгеләп үтелә.

Салым хезмәте – илебезнең финанс системасының мөһим өлеше. Ведомствоның хезмәткәрләре эше нәтиҗәсенә социаль-икътисадый үсештәге үзгәртеп корулар: дәүләт программаларын тормышка ашыру, мәгариф һәм фәнне финанслаштыру, юллар төзү, халыкның якланмаган өлешенә ярдәм итү, башка өлкәләрнең үсеше нык бәйләнгән.

Чистай салым органнары хезмәткәрләрен һәрвакытта җаваплылык, югары һөнәрилек кебек сыйфатлар бизәп тора. Аларның үз эшләренә җитди караулары, максатчан хезмәтләре катлаулы мәсьәләләрне чишәргә мөмкинлек бирә, яңа технологияләр кертү салымнар җыюга ярдәм итә.

Сезнең хезмәтегездә уңышлар, хезмәт эшчәнлегегездә саллы нәтиҗәләргә ирешүегезне телим. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек юлдаш булсын!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International