2021 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм Көндез күз күреме 1-2 км га кадәр начараю белән кыска вакытлы буран, юлларда бозлавык;
- төнлә көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метр.
Болытлы.
Бераз кар, көндез урыны белән юеш кар.
Аерым районнарда кыска вакытлы буран.
Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-18 метр, көндез 14 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-7˚.
Көндез максималь һава температурасы +1..-3˚.
Юлларда бозлавык.