ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ КӨНЕ

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

4 ноябрьдә Россиядә ел саен Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм - Ватан тарихының күренекле сәхифәләренә тирән хөрмәт күрсәтү, патриотизм һәм гражданлык безнең халыкка берләшергә һәм илебезне илбасарлардан сакларга ярдәм итте.

Шул уңайдан интернат – йорт белгечләре Анна Михеева һәм Альбина Сираева “Юлдаш” Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара оештырдылар. Рәсми өлештә Россия гимны, Ватан турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады.

Аннары бәйрәмнең килеп чыгу тарихын искә төшерделәр. Интернат-йортта яшәүчеләр викторина сорауларына җавап бирделәр, Россия турында шигырьләр сөйләделәр, рус һәм татар телләрендә җырлар җырладылар.

Чарада интернат-йортта тәрбияләнүче Александр Шартов һәм Илья Патыев та катнашты. Бәйрәмне йомгаклап үзара дус һәм тату булырга кирәк һәм шул очракта гына  безгә бернинди дә куркыныч янамаячак дигән уртак фикергә килделәр. Программа «Без бердәм булганда, безне җиңә алмаячаклар» дигән девиз астында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International