Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

2021 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

төнлә һәм иртән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метр, кыска вакытлы буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана;

- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык хасил була.

Аязучан болытлы һава.

Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы, урыны белән юеш кар һәм кар явачак, урыны белән кыска вакытлы буран.

Көндез явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-5˚.

Һаваның максималь температурасы көндез 0..-3˚.

Юлларда урыны белән бозлавык хасил була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International