Чистайда чүп җыю өчен мәйданчыклар яңартылды

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Мәйданчыкларны яңартуга акча муниципаль бюджеттан бүлеп бирелгән.

Күп кенә шәһәрлеләр чүп җыю өчен кайбер мәйданчыкларда үзгәрешләр булганын да билгеләп үтәргә өлгерделәр. Хәзер шәһәрнең берничә урамында чүп контейнерлары бетон нигезләрдә генә тормый, коймалар һәм элмә такталар белән дә якланган.

- Чүп җыю мәйданчыкларын яңарту буенча барлык эшләр дә муниципаль бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар хисабына алып барыла. Быел 16 мәйданчыкны модернизацияләүгә ирештек. Киләсе елга бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, - дип сөйләде Чистай шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрхәд Садыйков.

Моннан тыш, кайбер контейнерлар янында зур габаритлы чүп җыю өчен махсус мәйданчыклар да барлыкка килде.

- Мәйданчыклар халык чыгара торган чүп-чар контейнерларга гына салынсын һәм тирә-юньгә ташланмасын өчен эшләнде. Бүгенге көндә шәһәрдә зур габаритлы чүп-чар җыю өчен ике мәйданчык булдырылган: Курченко урамында, Васнецов урамыннан Һади Такташ урамына кадәрге участокта. Зур габаритлы чүп-чар җыю өчен махсус мәйданчыклар территория ясарга мөмкинлек биргән урыннарда төзекләндереләчәк, нигездә бу шәхси сектор булачак, – дип билгеләп үттеләр шәһәр Башкарма комитетында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International