Көн тәртибендә шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертү белән бәйле мәсьәләләр дә бар иде.
Чистай районы Башкарма комитетының конференц-залында шәһәр Советының чираттан тыш унынчы утырышы узды, аны район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды. Сессиядә депутатлар 10 мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Шуларның беренчесе 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы иде. Көн тәртибендәге әлеге пункт буенча районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, үзгәрешләр бюджетның керем өлешенә дә, чыгым өлешләренә дә кагыла.
Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе докладын тыңлаганнан һәм фикер алышканнан соң, депутатлар бер тавыштан бюджетка үзгәрешләр кертүне расладылар.
Утырышта шулай ук шәһәр Советының «шәһәрдә бюджет процессы турындагы нигезләмәне раслау турында» гы карарына, «җир салымын түләү ставкаларын, тәртибен һәм срокларын билгеләү, гамәлгә кертү турында»гы карарга үзгәрешләр кертү белән бәйле мәсьәләләр дә каралды. Депутатлар шәһәр милкендә булган мөлкәт белән идарә итү һәм эш итү тәртибе турындагы Положениене дә тикшерделәр. Шәһәрнең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре турында да сөйләштеләр. Көн тәртибендә район территориясендә төзекләндерү өлкәсендә муниципаль контрольгә кагылышлы мәсьәлә дә бар иде. Башка темалар буенча да фикер алыштылар. Барлык мәсьәләләр буенча да депутатлар бертавыштан карарлар кабул иттеләр.