2021 елның 4 июлендә елга һәм диңгез флоты көненә багышланган чарада Иҗтимагый совет рәисе Водникларны котлап, 4 нче урта мәктәп, 11, 21, 22 нче балалар бакчалары сыйфатын бәйсез бәяләү турында мәгълүмат белән таныштырды. Әлеге белем бирү учреждениеләрендә хезмәт күрсәтү шартлары уңайлылыгы һәм һәркем файдалана алырлык булу критерийларына тукталды .Әлеге учреждениеләр буенча микрорайонда яшәүчеләр әлеге критерийлар буенча югары бәя бирделәр.