Чистай муниципаль районында 300 нче пар никахын теркәделәр

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

2021 нче елның 8 нче октябрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Юрий һәм Наталья Караваевларның никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды.

2021 нче елда Чистай муниципаль районында никах теркәгән 300 нче пар юбилейга әверелде, бу яшь гаилә өчен көтелмәгән хәл булды.

Тантаналы теркәү «үзенчәлекле» сценарий буенча үткәрелде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Җәләлова Динара Наил кызы аларга беренче гаилә документын – никах теркәү турында таныклыкны тапшырды, шулай ук яшьләрне гаилә корулары белән котлады, истәлекле бүләк тапшырды.

Яңа өйләнешкән парларга ныклы гаилә корырга, бер-береңә ярдәм итәргә һәм аңларга, мәхәббәт һәм тугрылык, ышаныч һәм хөрмәт белән бергә яшәргә язсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International