Район үзәк хастаханәсе территориясендә Донор көне узды.
Чистай үзәк район хастаханәсе территориясендә Казаннан килгән кан җибәрү мобиль станциясе эшләде. Республика кан үзәге белгечләре РҮХ белән берлектә Донор көнен уздырдылар. Беренчеләрдән булып кан тапшырырга Россиянең Мактаулы доноры Александр Прокаев килде.
- Бүген мин чираттагы тапкыр кан тапшыруда катнаштым. Медицина персоналы югары дәрәҗәдә эшләде. Кан җибәрү мобиль станцияләре ешрак килсен иде. Чөнки һәр кан тапшыру кемнеңдер гомерен саклап кала, - диде Мактаулы донор.
Бу көнне шәһәрнең һәм районның 63 кешесе донор булды, алар 29 литрдан артык кан тапшырдылар, дип хәбәр итә Чистай РҮХ матбугат хезмәте.
Донация алдыннан акциядә катнашучы һәр кеше медицина тикшерүе узды: кан группасын һәм резус-факторны билгеләү, артериаль кан басымын үлчәү һ.б. шулай ук аларга татлы, кайнар чәй тәкъдим иттеләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кан җибәрү мобиль станциясе заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, ә кан бирү процедурасы донорлар өчен тулысынча куркынычсыз. Анализларны, кан алуны оператив һәм сыйфатлы уздыру өчен барлык шартлар тудырылган һәм донорлар турында мәгълүматларның гомуми базасына шунда ук кертелә.
- Район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге бу көнне донор булган барлык шәһәр һәм район халкына рәхмәт белдерә. Ел саен җайга салынган уртак эш өчен Республика кан үзәгенә аерым рәхмәт, - диелә Чистай РҮХ матбугат хезмәте хәбәрендә.