Иртәгә, 2 октябрьдә, Чистайда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Шимбә көнне чистайлыларны һәм шәһәр кунакларын районның шәхси хуҗалыкларыннан һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән яңа һәм табигый ит, яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясенең киң ассортименты сөендерәчәк.
Традиция буенча ярминкәләр үз эшен сәгать 8дән башлаячаклар. 3 базар территориясендә-Базар урамы, ЧЧЗ универсаль базары каршында, түбән базарда "Чистай" КҮ территориясендә - кирәкле авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.