Чистай районында заманча модель китапханә барлыкка киләчәк

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

Кубассы авылында «Мәдәният» милли проекты буенча авыл китапханәсе модернизацияләнәчәк.

2019 елдан Россиядә «Мәдәният»милли проекты кысаларында бөтен ил буенча китапханә учреждениеләрен үзгәртеп кору башланды.

Модель китапханәләрне үзгәртеп кору өчен федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 1 млрд. сум бүлеп бирелгән.

2022 елда үзгәртеп корылачак китапханәләр исемлегенә Кубас авыл китапханәсе-Чистай җирлекара үзәк китапханәсенең 16 нчы филиалы да керде.

- Ике ел рәттән без «мәдәният»милли проекты буенча конкурс нигезендә сайлап алу өчен документлар пакетын тапшырдык. Быел уңыш безнең якта булды, моңа без, әлбәттә, шат. Безнең китапханә модернизацияләнәчәк: китап фонды тулысынча яңартылачак, яңа җиһазлар, килүчеләр өчен оргтехника белән җиһазландырылачак, өстәмә яктырту приборлары урнаштырылачак, – дип сөйләде Кубас авыл китапханәсе - Чистай җирлекара үзәк китапханәсенең 16 нчы филиалы методисты Алинә Штурмина.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2014 елда Кубас китапханәсе, Иң яхшы авыл китапханәсе буларак, 100 мең сум күләмендә грант алды, 2017 елда китапханәнең экологик проекты социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International