ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

26 февраль көнне Чистай муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында чираттагы киңәшмә узды.  Киңәшмәне Чистай район Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хасанов үткәрде.

2019 елның 25 февраленда Чистай никахлашу сарае 14 яшькә җиткән Россиянең яшь гражданнары, аларның ата- аналары, әби- бабайлары, педагоглары  өчен ишекләрне киң итеп ачты.  Бирегә алар бик мөһим бер вакыйгага - паспортлар тапшыру тантанасына җыелдылар.


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

25 февраль көнне Римма Федоровна Алексеева үзенең 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте.  Юбилярны җылы сүзләр белән Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов котлады.

2019 елның гыйнварыннан «Кадрлар резервы»проектының яңа сезоны старт алды. Кадрлар резервы-шәхси үсеш өчен менә дигән ресурс.

Кадерле чистайлылар һәм шәһәребез кунаклары!

Сезне керәшен мәдәнияте ае ябылуга багышланган бәйрәм концертына чакырабыз.

Концерт «Восток» мәдәният йортында 27 февраль көнне 14.00 сәгатьтә башлана.

Турнирда Чистай, Түбән Кама һәм Кама шәһәрләреннән 40 тан артык боксчы катнашты. Турнир җитез кызлар арасында ярышлар сериясеннән башланды, күп кенә спортчылар үзләренең беренче ярышларын үткәрделәр, ә инде тәҗрибәле боксчылар аеруча кызыклы көрәш күрсәттеләр.

2019 елның 23-24 февралендә 4 нче номерлы «Мельничная площадь» ТОСта Ватанны саклаучылар көненә багышланган шахмат турниры узды.

25 февральдә Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыйп Мөбәрәкша улы Хәйруллинны 95 яшьлек юбилее белән котлады: аңа сәламәтлек һәм ныклы көч теләде. Ветеран хөрмәтле кунакны зур шатлык белән каршы алды һәм үзенең туган көне уңаеннан бүләкләр кабул итте.

25 февраль көнне шәһәрнең территориаль иҗтимагый үзидарәләре белән  «түгәрәк өстәл» формасында очрашу узды

23 февраль көнне Луч мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International