ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2020 ел
җомга

28 марттан 5 апрельгә кадәр Татарстанда барлык сәүдә-күңел ачу үзәкләре эшен туктата. Аларда азык-төлек кибетләре һәм даруханәләре генә эшләячәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге гражданнарны кабул итүне чикли.

Бүген Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хәсәнов Эдуард Рөстәм улы катнашында Хезмәтне саклау буенча Координация советы 800 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше бара торган объектка күчмә утырыш үткәрде.

«Аграрийларның һәм фермерларның эше бер көнгә дә тукталып тормый. Алар барысы да хәзер республика кырларында, фермаларында һәм эшкәртү предприятиеләрендә эшлиләр һәм, игълан ителгән ял көннәренә дә карамастан, үз эшләрен дәвам итәчәкләр», – дип аңлатты вәзгыятьне Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Короновирус йогышы белән авыруны профилактикалау һәм кисәтү һәм кешеләр күпләп була торган урыннарга баруны чикләү кирәклеге турында «республика матди ярдәм үзәге» дәүләт казна учреждениесе хәбәр итә, социаль ярдәм чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча сез дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итә аласыз

Тыл хезмәтчәнен шушы истәлекле дата белән котларга Чистай муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Мәзгутов Равил Рафаэль улы килде.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК продукциясен экспортлаучыларга дәүләт ярдәме чаралары буенча практик семинар узды, анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мәгълүмат сәясәте һәм махсус проектлар департаменты директоры Роман Чекушов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, республиканың экспорт юнәлешендә эшләүче «Казан май-экстракция заводы» АҖ, «НӘФИС-БИОПРОДУКТ» АҖ, «Август-Мөслим» ҖЧҖ, «Чистай» үсемлек мае заводы, «Зернопродукт» ХК» АҖ, «Зернотрейд» ҖЧҖ, «Агропро» ҖЧҖ кебек предприятиеләр вәкилләре катнашты. Чара видеоконференция режимында узды.

Фото, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын видеофиксацияләү приборлары белән теркәлгән Административ хокук бозулар турындагы карарларны электрон рәвештә җибәрү ташламалы чорда түләү өчен электрон почтага карарларны үз вакытында алырга мөмкинлек бирә, Россия почтасы бүлекчәләренә бару зарурлыгы юк.

Әлеге җибәрүгә тоташтыру өчен билгеләнгән үрнәктәге гариза тутырырга һәм Чистай районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлегенең теркәү бүлегенә (белешмәләр өчен тел.5-27-40) тапшырырга кирәк.

Татарстанда “ЛУКОЙЛ” 11нче социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы башлануы турында хәбәр иттеләр. Бәйгенең төп максаты – актуаль социаль сорауларны хәл итүдә иҗтимагый оешмалар һәм җәмәгатьчелек башлангычларына ярдәм итү.

Бүген Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан, тыл хезмәтчәне Саблина Анна Ивановнага истәлекле медаль тапшырырга Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International