Чистайда Россия Герое тавыш бирде

2021 елның 17 сентябре, җомга

Алексей Кораблев 2750нче сайлау участогында үз сайлау ясады.

Бүген VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар башланды. Тавыш бирү өч көн – 17-19 сентябрьдә дәвам итәчәк.

Чистайның күп кенә кешеләре тавыш бирүнең беренче көненең беренче яртысында үз сайлау эшләрен башкарырга өлгерделәр инде. Алар арасында Россия Федерациясе Герое Алексей Кораблев та бар. Ул 2750нче сайлау участогында тавыш бирде.

- Сайлауларда катнашырга кирәк. Илебез киләчәге моңа бәйле бит. Бездә бөтен гаилә һәрвакыт сайлауга йөри. Хатыны эш урыны буенча тавыш бирәчәк, кызы ял көннәрендә башка шәһәрдән килә һәм биредә, ә улы хезмәт урынында тавыш бирәчәк. Әлбәттә, сайлауларга йөрергә яки йөрмәскә-һәр кешенең шәхси карары. Әмма шәһәребезнең, республиканың, илнең киләчәге битараф булмаса, тавыш бирергә кирәк, дип уйлыйм, – дип билгеләп үтте Алексей Кораблев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International