Социаль салым тотып калынган акчалар исемлеге киңәйтелде

2021 елның 17 сентябре, җомга

РФ Президенты социаль салым тотып калуның яңа төрен кертү өлешендә салым законнарына үзгәрешләр кертүче законга (05.04.20021 ел, № 88-ФЗ Федераль закон) кул куйды. Яңа нормалар 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Шулай итеп, закон нигезендә 18 яшькә кадәр физик культура-сәламәтләндерү хезмәтләре өчен салым түләүченең үзенә яки аның балаларына (опекага алынган) түләнгән суммада тотып калуның яңа төре билгеләнә. Мондый хезмәтләр Салым хезмәте тарафыннан кабул ителсен өчен, алар РФ Хөкүмәте раслаган тиешле физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре исемлегендә аталырга тиеш. Шундый ук хезмәтләр күрсәтүче компанияләр яки эшмәкәрләр тиешле исемлеккә кертелергә һәм физкультура һәм спорт өлкәсендәге эшчәнлек аларда төп булырга тиеш.

Физкультура-сәламәтләндерү хезмәте астында физкультура-спорт оешмасы тарафыннан, аның оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә, гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, физик әзерлек һәм физик үсеш ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән, шул исәптән физкультура чараларын үткәрүне дә үз эченә алган эшчәнлек аңлана (05.04.20021 ел, № 87-ФЗ Федераль закон).

Салым түләвен алу өчен гражданин салым инспекциясенә хезмәт күрсәтүләр өчен фактта башкарылган чыгымнарны раслый торган документларны, әйтик, шартнамә күчермәсен һәм касса чегын тапшырырга тиеш.

Исәп-хисапны эш бирүчедән салым чоры тәмамланганчы ук алырга мөмкин. Моның өчен эш бирүчегә язмача гариза һәм исәпкә алу хокукын инспекция тарафыннан бирелгән гариза тапшырырга кирәк булачак. Ул салым түләүче эш бирүчегә аны алу өчен мөрәҗәгать иткән айдан башлап биреләчәк.

Тотып калынган акча фактта башкарылган чыгымнар күләмендә бирелә, әмма тулаем алганда, салым чоры өчен 120 мең сумнан артык түгел. Игътибар итегез, бу суммага салым түләүченең бу салым чорында хокукы булган башка социаль салым тотып калынган акчалары да кертелә (мәсәлән, уку һәм дәвалану өчен вычет).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International