Өч көн дәвамында 17-19 сентябрьдә VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак.
Чистай районында бу чорда барлыгы 59 участок сайлау комиссиясе эшләячәк, аларның 25е – шәһәрдә, 34е – районда.
Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирү партия өчен дә, кандидатлар өчен дә үткәрелә. Һәр округта кандидатларның үз исемлеге. Чистай районы 28 нче номерлы Түбән Кама бермандатлы сайлау округына керә.
Дәүләт Думасына сайлаулар белән бер үк вакытта Чистай районында, Гаделша авыл җирлегендә вәкиллекле орган депутатын сайлау да узачак.
Барлык сайлау участоклары да 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.