Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне һәм “Экстремизмга юк!” айлыгы кысаларында, 13 сентябрьдә “Юлдаш” Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында методист Ипаров Р.В. җитәкчелегендә “Спорт экстремизмга каршы!” исемле өстәл уеннары буенча спорт ярышлары узды.
Учреждениедә инде традицион рәвештә аз мобильле кешеләр өчен махсус җайлаштырылган спорт уеннарын кулланып, интернат-йортта яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм яшь инвалидлар арасында спорт ярышлары уздырыла. Өстәл уеннары тормыш сыйфатын яхшыртырга, актив озын гомерне озынайтырга мөмкинлек бирә. Нерв-психик һәм эмоциональ халәткә зур йогынты ясыйлар.