2021 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан, көндез һәм кич белән яшен, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр.
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Көндез һәм кич кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан: төнлә 6-11 м/с, көндез һәм кич белән 8-13 м / с, урыны белән 15-20 м / с.
Минималь һава температурасы төнлә +10..+14˚.
Көндез максималь һава температурасы +22..+25˚.