Гражданнарны кабул итү!

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

7 сентябрь көнне ата-аналары алимент түләүдән качучы балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен чираттагы Бердәм кабул итү көне узды.

Кабул итүдә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, Чистай шәһәр прокуроры ярдәмчесе Руслан Шәфыйков, суд приставлары хезмәтенең суд приставы-башкаручысы Виктория Алтурмесова, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Светлана Сударкина, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай муниципаль районы буенча «Балкыш» үзәге бүлеге белгече Ләйсән Минабетдинова катнашты.

Кабул итү барышында 2 гражданга хезмәт хакыннан алиментлар керү һәм башкарма производство кысаларында алиментлар түләү өлешендә аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International