Чистайлыларга үз участковыйлары өчен тавыш бирергә тәкъдим итәләр

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 11 сентябреннән «Халык участковые» Бөтенроссия конкурсының беренче региональ этабы старт ала.

Хөрмәтле чистайлылар, үз участоклары өчен тавыш бирегез.

Конкурс халыкның полиция хезмәткәрләренә ышаныч дәрәҗәсен күтәрүгә, хезмәтнең абруен күтәрүгә һәм полициянең участок уполномоченныйлары эшчәнлеге турында уңай иҗтимагый фикер формалаштыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Беренче турда илебезнең барлык шәһәрләрендә, районнарында һәм авылларында хезмәт итүче, конкурста катнашучыларга куела торган критерийларга туры килүче полиция участок уполномоченныйлары катнаша.

Чистай районында конкурста полициянең өлкән участок уполномоченные Әхмәтшин Илнар Энес улы һәм полициянең участок уполномоченныйлары Хуҗин Айдар Зиннур улы, өлкән лейтенант Сатдаров Ринат Фәрит улы катнаша.

Конкурсның беренче этабында катнашучыларның анкеталары Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ рәсми сайтында урнаштырылачак. Татарстан Республикасында яшәүчеләр 11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр онлайн-тавыш бирү юлы белән үзенең участок полиция хезмәткәрен сайлый ала, ул, алар фикеренчә, халык исеменә лаек.

2021 елның 7 октябреннән 16 октябренә кадәр онлайн-тавыш бирү барышында Конкурсның төбәк этабында җиңүче сайланачак, ул Татарстан данын Бөтенроссия этабында яклаячак.

Конкурсның беренче һәм икенче этабында халык тавыш бирү Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми Интернет-сайтында (16.МВД.РФ) уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International