Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне һәм «Экстремизмга - юк» айлыгы кысаларында, «Юлдаш» Чистай шәһәре интернат-йортында берничә чара планлаштырылды. Чараларның төп максаты - экстремистик һәм террорчылык һәвәслеген тудыручы факторларны нейтральләштерүгә ярдәм итә торган мәгълүмат мохите формалаштыру, террорчылык турында белемнәрне, гадәттән тыш хәл барлыкка килгәндә куркынычсызлык нигезләрен камилләштерү, иҗтимагый аң һәм гражданлык позициясен формалаштыру.
3 сентябрьдә учреждение тәрбиячесе Людмила Җамалетдинова социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча инструктаж уздырды. Ул шартлаткыч җайланмалар белән охшаш шикле әйберләр табылган очракта, шулай ук интернат-йорт территориясендә теракт куркынычы барлыкка килгәндә, гамәлләр алгоритмын конкретлаштырды. Гомумән алганда, инструктаж үткәрү нәтиҗәләре буенча, интернат-йортта яшәүчеләр үз вакытында террорчылык актын булдырмаска һәм тирә-юньдәгеләрнең тормышын саклап калырга ярдәм итә алуы турында белемнәрне тагын бер кат яңарттылар.
Белгеч тарафыннан «Терроризмны гафу итәргә ярамый!» дигән темага “Хәтер сәгате” оештырылды. Үткәрелгән чара барышында өлкән яшьтәге кешеләр дөньяның күп кенә илләрендә булган коточкыч терактлар, Беслан мәктәбендәге фаҗига турында тулырак белделәр, бу вакыйгалар турында видеороликлар карадылар. Интернат-йортта яшәүчеләр терроризм турында күзаллауларын тарихи һәм сәяси күренеш буларак карау мөмкинлегенә ия булдылар. Чарада катнашучылар барлык террор актлары корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.