Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 27 августыннан 3 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.

Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 3 сентябрендә иртән һәм көндез урыны белән көчле яңгыр, яшен, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр көчле җил, Казанда көчәйгәндә 17 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Аязучан болытлы һава.

Яңгыр, иртән һәм көндез урыны белән көчле.

Иртән һәм көндез урыны белән яшен.

Төньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, иртән һәм көндез 15-20 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +11..+14˚.

Көндез максималь һава температурасы +14..+17˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International