Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

2021 елның 27 августыннан 3 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 2 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән яшен, көчәйгәндә 17-22 м/с (Казан шәһәрендә 20 м/с га кадәр) көчле җил көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал.

Алмашынучан болытлы һава.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.

Аерым районнарда бозлавык булырга мөмкин.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр, урыны белән кыска вакытлы көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +13..+17˚.

Көндез максималь һава температурасы +23..+25˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International