21 августта ир, пычак белән янап, кибеттән 212 сумлык «Пять озер» аракысын урлый һәм качып китә. Кизү частенә бу хәл турында сәүдә ноктасы хезмәткәрләре хәбәр итте.
Оператив чаралар барышында полиция хезмәткәрләре 39 яшьлек чистайлының әлеге җинаять кылуына катнашы барлыгын ачыклаган. РФ Җинаять Кодексының 162нче маддәсенең 1нче өлеше буенча «Талау»җинаять эше кузгатылган.