Игътибар! Балалар товарлары һәм мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачылды.

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Яңа уку елы алдыннан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарында территориаль бүлеге тарафыннан 2021 елның 23 августыннан 27 августына кадәрге чорда балалар товарлары һәм мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге товар категориясенә карата гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультация оештырылды.

Халыктан шалтыратулар кабул ителәчәк:

- кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә 8-8005554943 телефоны буенча тәүлек буе эшли торган режимда-8-8005554943;

-Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнары территориаль бүлегендә 5-51-50 телефоны буенча: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9.00 дән 16.00 гә кадәр; җомга: 09.00 дән 14.45 кә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 13.00 гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International