Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

2021 елның 21-26 августында Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 24 августында төнлә һәм көндез урыны белән яшен, кыска вакытлы җилнең тизлеге 17-22 м/с (Казанда 15-20 м/с), урыны белән көчле яңгыр, боз явуы ихтимал.

Аязучан болытлы һава.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр.

Аерым районнарда яшен булуы ихтимал.

Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан,секундына 6-11 м, урыны белән кыска вакытлы көчәйгәндә 17-22 м / с.

Минималь һава температурасы төнлә +15..+18˚.

Көндез максималь һава температурасы +21..+23˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International