Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 13 августы, җомга

2021 елның 14 августыннан 20 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) сакланачак, аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә.

13 август кичендә, 2021 елның 14 августында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен, урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Алмашынучан болытлы һава.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төнлә һәм иртән аерым районнарда яшенле яңгыр.

Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчүче җилнең тизлеге секундына 5-10, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +16..+18˚.

Көндез максималь һава температурасы +23..+25˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International