Узган атнада Казанда «Социаль хезмәт күрсәтү оешмасының иң яхшы хезмәткәре» бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, шулай ук республиканың барлык муниципаль районнарыннан конкурста җиңүчеләр катнашты.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре конкурста актив катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар. «Иң яхшы яшь белгеч» махсус премиясе» номинациясендә икенче урынсоциаль эш буенча белгеч Анна Михеевага бирелде. «Социаль эштә озак еллар хезмәт итүче” махсус премия”се номинациясендә административ-хуҗалык белән тәэмин итү белгече Надежда Дмитриева өченче урынга лаек булды. Бөтенроссия конкурсының республика этабы финалистларына бүләк сертификатлары тапшырылды.
Тантана кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр арасында үткәрелгән “Профсоюз оешмасы җитәкчесе һәм рәисе - хезмәт өлкәсендә социаль партнерлар” республика конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде.
Икенче урын Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Чистай шәһәренең “Юлдаш” өлкәннәр һәм инвалидлар интернат – йорты директоры Елена Четырчинскаяга һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Елена Мезинага бирелде.
Чарада катнашучылар өчен Россиядә фән һәм технологияләр елына һәм Татарстанда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган мастер-класслар оештырылды. Мастер-классларның берсендә Чистайның «Юлдаш» интернат-йорты белгечләре Людмила Җамалетдинова, Альбина Сираева тарафыннан гильоширлау(ефәкне яндыру ысулы белән) иҗади техникасы буенча мастер-класс күрсәтелде. Интернат-йортта тәрбияләнүчеләр әлеге техника белән бик теләп, мавыгып шөгыльләнә.