Чистай шәһәренең «Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр тәрбияче Людмила Җамалетдинова җитәкчелегендә «Сәлам белән оч – җавап белән кайт!» исеме астында почта акциясе оештырдылар.
Акциядә катнашучылар Чистай психоневрология интернатында яшәүче дусларына, туганнарына һәм танышларына изге теләкләр һәм сәламнәр юллап, үз куллары белән кәгазьдән күгәрченнәр ясадылар. Пандемия шәхси очрашуларны чикләде, шуңа күрә аралашуның төрле ысулларын һәм чараларын уйлап табарга туры килә. Иң сыналган ысул - ул зәңгәр почта. Хат ташучы-тәрбияче дустанә юлламаларны күрсәтелгән адреслар буенча тапшырды.
Апасыннан, яки дустыннан сәлам алу бик күңелле күренеш. Ә кулдан язылган юллама бигрәк тә якын, шатлыклы вакыйга. Чөнки һәр хәрефкә, һәр сүзгә шулкадәр мәхәббәт һәм тырышлык салынган. Хат алучыларның барысы да оештырылган акция өчен, җылы һәм эчкерсез юлламалар өчен тирән рәхмәтләрен белдерде. Хәзер алар «Юлдаш» интернат-йортында тәрбияләнүче хат авторларына җавап юлламалары язалар.