Чистай шәһәре һәм Чистай районы буенча алкогольле продукцияне 40 оешма 142 сәүдә объектында ваклап сата. Чистай шәһәре буенча алкогольле продукцияне ваклап сату 100 сәүдә объектында башкарыла, авыл җирлегендә алкогольле продукцияне ваклап сатуны 42 сәүдә объекты башкара.
Гыйнвар-июнь айларында барлыгы 40,8 мең дал күләмендә алкогольле продукция сатылган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7% ка кимрәк.
2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, кертелә торган алкогольле продукция буенча сату күләме 6% ка, аракы сату буенча узган ел дәрәҗәсендә кимегән.
Республика җитештергән алкогольле продукция буенча сату – 7% ка, аракы буенча-9% ка кимегән.
2021 елның гыйнвар-июнь айларында җан башына алкогольле продукция сату күләме 5,5 л тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 95% тәшкил итә.
2021 елның 6 аенда территориаль орган белгечләре алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 29 тикшерү чарасы үткәрде.
Тикшерү барышында 26 очракта гамәлдәге законнарны бозуның 32 очрагы ачыкланды.
3533,1 литр күләмендә алкогольле продукция легаль булмаган әйләнештән алынды.
Административ хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 1 010 000 сум тәшкил итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы