Россия Юстиция министрлыгына йөкләнгән бурычларны хәл итүдә нәтиҗәле ярдәм күрсәткәне өчен район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Динара Наил кызы Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
2021 елда Татарстан Республикасы муниципаль архивларына грант ярдәме алу бәйгесендә җиңгән өчен Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты дипломы белән район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Семякина Ирина Михайловна бүләкләнде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, югары профессионализмы, Чистай муниципаль районында территориаль үзидарәне үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Чистай муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән «водников поселогы»7 нче ТОС җитәкчесе Гәрәев Нәфис Вагыйз улы бүләкләнде.
Бүләкләр тапшырудан район башлыгы Дмитрий Иванов 27 июльдә район хакимиятенең утырышлар залында узган шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашында атналык планерканы башлап җибәрде.
Оператив хәлнең торышы турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге полиция начальнигы Нәбиуллин Ранил Рафил улы сөйләде.
Архив бүлеге эшчәнлеге турындагы доклад белән Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Семякина Ирина Михайловна чыгыш ясады.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше турында ЧМР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Нуретдинов Илгизәр Әнвәр улы сөйләде.