Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе – Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитар табибына һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Марина Патяшинага мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.