Ленин урамы участогы ябылачак.
Автомобильләр хәрәкәтен вакытлыча чикләү Чистайда Ленин урамының бер участогында гамәлдә булачак. Юлны, 95 йорттан башлап, Театр урамы белән кисешкән урынга кадәр ябачаклар. Чикләү 26 июльдән 27 июльгә кадәр гамәлдә булачак. Шәһәр Башкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә, моның сәбәбе-агачларны кисү эшләрендә. Автомобиль йөртүчеләрне урап узу маршрутларын алдан уйларга кушалар.