Чистай районында илкүләм проект буенча юл ремонтланды

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

Төбәк трассасы участогында яңа асфальт җәелде.

Чистай районында төбәк трассасы участогы ремонтланган. Юл катламын яңарту эшләре «куркынычсыз сыйфатлы юллар»милли проекты буенча барды. Чистай-Түбән Кама региональ трассасы участогында 0+061 км дан 0+741 км га кадәр югары ныклы асфальтобетон катламы җәелгән, юл кырыйлары ныгытылган.

Исегезгә төшерәбез, быел «имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча Татарстанда 96,7 км төбәк әһәмиятендәге юлларны ремонтлау планлаштырылган. Бу максатларга республика бюджетыннан 1 млрд. 347 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International