22 нче июнь көнне «Юлдаш» Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты Бөек Ватан сугышы корбаннарына багышланган «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Акциядә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар һәм учреждение хезмәткәрләре катнашты. Чарада хәрби хәрәкәтләрнең башлануы турында кыскача тарихи белешмә яңгырады. Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, интернат-йортта яшәүче Владимир Иванович Бычков яшь буынга “Ата-бабаларыгыз саклап калган тынычлыкны саклагыз!” дип мөрәҗәгать итте. Чарада катнашучылар кулларына шәмнәр тотып, әлеге куркыныч һәм дәһшәтле сугышта һәлак булганнарның барысын да бер минут тынлык белән искә алдылар.
Алга таба «Сугыш турында хәтер китапларда саклана» күргәзмәсен тәкъдир итү булды һәм «22 июнь» дигән нәфис фильм күрсәтелде.